Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Урта Балтай авылында гомер итүче кадерле әниебез Хисамова Рузалия Кәрим кызы 10нчы ноябрь көнне күркәм бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгели

10 ноября 2017, 06:22

657

0

0

Урта Балтай авылында гомер итүче кадерле әниебез Хисамова Рузалия Кәрим кызы 10нчы ноябрь көнне күркәм бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгели

Сөеклебез безнең, әниебез! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигезлек, сөенечләр генә телибез! Барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа, әни!!!!
Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Алларыңа килеп баш иябез,
Рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.
Догаларың белән ярдәм итеп,
Сау-сәламәт яшә, әниебез.
Балаларым диеп өзелеп тордың,
Ким-хур итеп безне йөртмәдең.
Алтыннан да кыйммәтлерәк, әни,
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.
Сине бик яратып, хөрмәт итеп - әтиебез Илгиз, балаларың Рамил-Ландыш, Илнар-Миләүшә, оныкларың Диләрә, Регина, Ралина, Шамил, Камилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев