Иске Әнәле авылында туып, хәзерге вакытта Казанда торып, ОАО “Татагрохим”ның генераль директоры булып эшләүче, гаилә дустыбыз, авылдашыбыз Гобәйдуллин Наил Фарук улының 8 декабрьдә 60 яшьлек юбилее
Хөрмәтле Наил! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, Фәйрүзә апа белән тигезлектә, балаларыңның һәм оныкларыңның, туганнарыңның игелеген тоеп яшәвеңне телибез. Кая гына эшләсәгез дә һәрвакыт эшегезне җиренә җиткереп эшләдегез, кешегә ачык йөзле, игътибарлы була белдегез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвегезне генә телибез.
Ихтирам белән - Айрат-Фәния, Казаннан балалар, оныклар, Лениногорскидан Динә апа, Алабугадан Гөлшат апалар гаиләләре.
Нет комментариев