Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

“Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Галимулла кызы Хилавиева күркәм юбилеен билгеләп уза

12 декабря 2017, 04:23

738

0

0

“Йолдыз“ газетасының баш мөхәррире Гүзәл Галимулла кызы Хилавиева күркәм юбилеен билгеләп уза

Гүзәл Хилавиева моннан биш ел элек, балачак, яшьлек хыялын тормышка ашырып, иҗат дөньясына килеп керде. Мәктәп, парта, укучы сүзләрен кәгазь һәм каләмгә алмаштырды. Алай гына да түгел, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, җитәкчебез булып билгеләнде. Газетаның һәр сүзен, һәр хәрефен үз йөрәге аша үткәреп, коллективның һәрбер хезмәткәрен кайгыртып яшәүне бурычы итеп кабул итте.
Ярдәмчел, ару белмәс, тынгысыз күңелле җитәкчебез ул. Яңа башлангычлар, яңа идеяләр белән янып, газета укучылар белән тыгыз элемтәдә яши. Хезмәтенең нәтиҗәсе булып, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган күп кенә Мактау грамоталары, Дипломнары бар.
Гүзәл Хилавиева гаиләсендә ике баласына кайгыртучан әни, кадерле кыз. Әнисенә карата да ихтирамы чиксез аның.
Хөрмәтле җитәкчебез Гүзәл Галимулловна! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Тормышыгыз бары тик күңелле мизгелләрдән генә торсын, иҗат чишмәгез саекмасын, якыннарыгыз гел янәшәдә булсын. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, балалар игелеге телибез сезгә.
Рухи ныклыкны зур итеп,
Ходай сезгә биргән тумыштан.
Сыгылмыйча, батыр яшисез сез,
Тәм, ямь табып шушы тормыштан.
Көлеп кенә озак яшәгез,
Тазалык, байлык белән
Туганнар, дус-ишләр,
Гомумән, безнең белән.
Хөрмәт белән - "Йолдыз" ("Звезда") газетасы редакциясе һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев