Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

3 июль - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

03 июля 2022, 04:55

365

0

0

3 июль - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Яшәешебез юллардан аерылгысыз, хәзер бигрәк тә, - ике кешенең берсе машиналы, руль артында. Транспорт хәрәкәте агымының елдан-ел көчәя баруы нәтиҗәсендә юллардагы иминлек мәсьәләсенең дә җитдиләнүе күз алдында. Төрле һәлакәтләрне көн саен диярлек ишетеп, куркуга калабыз һәм ЮХИДИ хезмәтенең җәмгыятебез өчен ни дәрәҗәдә кирәк булуын йөрәгебез белән тоябыз, мөһимлеген, әһәмиятен аңлыйбыз. Районыбызда һәлакәтләрне булдырмау, фаҗигале үлемнәргә юл куймау, шоферларны гел кисәтеп тору, кануннарның үтәлешен тәэмин итү, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата тиешле чаралар күрү - аларның хезмәт бурычлары булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге өчен өлеш керткән һәр кешегә сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев