Апас авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, балаларымның яраткан әтиләре Гыйльфанов Илгизәр Хаҗи улына 13 августта 75 яшь тула.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең - олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа нинди генә теләкләр юлласак та, аз булыр сыман. Син дөнья бәясе кеше бит, игътибарлы, сабыр, мәрхәмәтле. Шуңа да сине һәркем хөрмәт итә, ә без чиксез рәхмәтлебез. Сәламәт бул, тигезлектә, алга таба да шулай бер-беребезне саклап, яклап, балаларыбызның, оныгыбызның игелеген күреп, шатлык тулы көннәр кичереп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз, юбилеең мөбарәк-табыннарыбыз түгәрәк булсын!
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Гөлнур, балаларыбыз Рим, Гүзәл, Гөлназ, оныгыбыз Камилә.
Нет комментариев