Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Каратун станциясендә туып-үскән, бүгенге көндә Казанда белем алучы кызыбыз Рәхмәтуллина Гөлнара Дамир кызына 21 августта 18 яшь тулды.

21 августа 2014, 04:21

845

0

0

Каратун станциясендә туып-үскән, бүгенге көндә Казанда белем алучы кызыбыз Рәхмәтуллина Гөлнара Дамир кызына 21 августта 18 яшь тулды.

Кадерлебез, бердәнберебез! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сине яратуыбызны сүз белән генә дә аңлатып булмый, сине уйламаган минутыбыз юктыр, мөгаен. Ходай сине саулыктан аермасын, игелекле бул, безне сөендереп тырышып укы. Безнең йөрәк һәрчак сине уйлап типкәнен онытма.

18 яшь була бер генә,

Юлларыңа чәчәк, гөл генә.

Ак фәрештә ике иңеңдә,

Игелекләр булсын күңелеңдә.

Гел дә изге булсын уйларың,

Якты булсын йөрер юлларың.

Мәрхәмәтле җанлы була бел,

Онытма син җирдә без барын.

Изге теләкләр белән, сине яратып - әтиең Дамир, әниең Миләүшә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев