Апас авылында яшәүче Яруллина Ландыш Габделхак кызының 13нче сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле сеңелебез! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт кешелекле, туган җанлы, изге күңелле булдың. Шуңа күрә алга таба да Аллаһы Тәгалә сине ярдәменнән ташламасын. Рафаэль белән тигезлектә авырмыйча балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән - барлык туганнарың исеменнән Әнәледән апаң Роза.
Нет комментариев