Апаста яшәүче кадерле әниебез Яруллина Ландыш Габделхак кызы шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы кеше юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек сиңа юлдаш булсын, борчу-хәсрәтләр ишек какмасын. Безнең кайгыртуны, хөрмәтне тоеп, игелекләребезне күреп, тагын да озак еллар әти белән тигезлектә яшәгез.
Син булганга шундый бәхетле без,
Син булганга аяз көнебез.
Туган көнең белән, сөеклебез,
Иң-иң газиз якын кешебез.
Сине яратып, кызың Адилә, улың Фидаиль. Безнең теләкләребезгә әтиебез Рафаил да кушыла.
Нет комментариев