Апас авылында яшәп гомер итүче әниебез – Зәйнуллина Сания Гомәр кызының 14 сентябрьдә олы юбилее – 65 яшь тулган көне.
Бәхет - ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге - кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. Кадерле әниебез, синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң, бүген инде кызың Лилия һәм ике күз нурың, улларыңның Илдус белән Илсурның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык-куаныч, хәсрәт, сабырлык, бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз, борчулы төннәр - һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, "мин бәхетле" - дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган. Узган ул, үткән - аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да без сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, балаларыңның иң кадерле әнисе булып, туганнарың янәшәсендә саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр
Күз төбендә юктыр әле күләгәләр,
Син яшь әле картаймаган
Әйтерсең лә унсигездән узган чагың һаман.
Күз тимәсен синең тормышыңа:
Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр -
Уйлаганда һәммәсен дә шуның
Хөрмәт белән тула сиңа күзләр.
Саулык, муллык бәйрәмеңдә
Телибез ихлас күңелдән.
Бәхетләре килер көннәреңнең
Яхшырагы булсын бүгеннән!
Иң изге теләкләр белән - кече улың Илсур, киленең Эльмира, оныкчыгың Ильсия.
Нет комментариев