Зур Күккүз авылында яшәүче әниебез Хәбибуллина Илсөяр Исмәгыль кызының туган көне – 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине туган көнең - юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Син безнең иң газиз, иң якын кешебез. Гомер буе синең җылы кочагыңа сыенып яшибез, аннан иркенлек, тынычлык алабыз. Алга таба да Ходаем синең җылы назыңнан аермаса иде. Киләчәктә дә сау-сәламәт, шат күңелле, киңәшчебез, терәгебез булып, арабызда тагын бик күп еллар яшәсәң иде, әни!
Котлы булсын туган көнең, әни,
Юбилеең булсын мөбарәк.
Син булганга тормышыбыз ямьле,
Син булганга гаилә түгәрәк.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Нурхәт, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев