Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез Зәйнуллин Җәүдәт Әсәдулла улы 30 октябрьдә үзенең 75 яшен каршылый.

30 октября 2014, 05:27

1314

0

0

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез Зәйнуллин Җәүдәт Әсәдулла улы 30 октябрьдә үзенең 75 яшен каршылый.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Бу шатлыклы көндә сиңа теләкләрнең матурларын гына юллыйбыз. Атар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәхетле булсын. Син безнең өчен таяныч та, ышаныч та, юаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да. Тормыш юлыңда син безгә туры юл күрсәтүче, терәк, үрнәк булдың. Әниебез белән безне, 5 балаңны тәрбияләп кеше иткәнегез, үзегезнең күркәм сыйфатларны безгә биргәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә тормышка сөенеп, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, шатлыклы, бәхетле көннәр кичерегез.

Туган көнең белән котлыйбыз без,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Ходай үзе йөргән юлларыңа

Җәйсә иде бәхет келәмен.

Юбилеең матур, күркәм узсын,

Кайгы җиле ишек какмасын.

Син үтәсе гомер юлларыңны

Фәрештәләр генә сакласын.

Иң изге теләкләр белән - балаларың Гөлфизә, Таһир-Гөлфизә, Зөлфия-Азат, Азат-Эльмира, Гөлия-Фәнис һәм балаларыбыз. Безнең теләкләргә әниебез Маһинур да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев