Чури-Бураш авылында яшәүче безнең өчен якын һәм кадерле булган апабыз Габдрахманова Рушания Сафиулла кызының 2 нче ноябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле апабыз!
Калабыз сиңа чын күңелдән
Иң изге теләкләребезне теләп,
Туган көнең 60 яшьлек
Юбилеең белән тәбрикләп.
Апа, сине җиргә көзләр алып килгән,
Ак бәхетләр теләп гомергә.
Насыйп итсен Ходай гомерең буе,
Тик шатлыклар гына күрергә.
Алтын җепкә тезгән гәрәбәдәй,
Тезелеп тора үткән елларың.
Сиңа булган чиксез рәхмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Без теләгән шатлык-сөенечләр
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Ходай бирсен сиңа корычтай нык саулыкны,
Яшәү өчен кирәк булган иң зур байлыкны.
Апа, йөзең һәрчак көләч,
Күңелең тыныч булсын.
Кайгы-хәсрәт сиңа килмәсен,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән - Апаста яшәүче энең Рим, киленең Рузалия, Радик-Венера, Риназ.
Нет комментариев