Татар Пүчинкәсе авылында туып-үскән яраткан дәү әниебез Мөхәммәтҗанова Рәйхана Гыйльфан кызына 18 ноябрьдә 80 яшь тула.

Кадерле дәү әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безне кадерләп үстергәнең өчен, безгә терәк-таяныч булганың, һәрчак ярдәм итәргә ашкынып торганың өчен чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә синең йөрәк җылыңны тоеп, киңәшләреңне ишетеп, үзебез дә хәлдән килгәнчә хөрмәт, игелек күрсәтеп яшәсәк иде. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Без сине бик яратабыз!
Иң изге теләкләр белән - оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез һәм абый, апалар гаиләләре дә кушыла.
Нет комментариев