Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче кадерле әниебез Газизова Клара Рәхимҗан кызына 21 ноябрь көнне 60 яшь тула.

21 ноября 2014, 05:13

787

0

0

Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче кадерле әниебез Газизова Клара Рәхимҗан кызына 21 ноябрь көнне 60 яшь тула.

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни!

Һәр көн яңа бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән - балаларың Лилия, Радик, киявең Равил, киленең Эльмира, кодагыең, оныкларың Алисә, Иллария, Ринат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев