Каратун станциясендә гомер итүче кадерле әтиебез Гайнетдинов Илшат Хәертдин улының 1 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине чын йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Ходай сиңа саулык-сәламәтлектә, әни белән тигезлектә, без - балаларыңның рәхәтен тоеп, бәхет-сөенечле көннәрдә озын-озак яшәргә насыйп итсен!
Күтәрәсе җиңел бергә авыр йөкне,
Шатлыкны да бүлешәсе бик тә татлы.
Алыштыра алмый бу якты дөньяда
Беркем дә ул әти дигән бөек затны.
Син булганга шундый бәхетле без,
Син булганга - аяз көнебез.
Юбилеең белән сөеклебез,
Иң-иң газиз, якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Илнар-Айгөл, Гөлгенә-Шамил, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Гөлфания һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев