Кече Күккүз авылында яшәүче Яруллин Фирдүс Тимерша улы һәм Яруллина Фәния Исмәгыйль кызының 16 декабрьдә бергә торуларына 25 ел булды
Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән олуг бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.
Иң изге теләкләр белән - балаларыгыз Алсу-Радик, Инзилә, Фәндүс, оныгың Адилә.
Нет комментариев