Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле кешебез Айнуллина Хәлимә Кәрим кызының 17 нче декабрьдә күркәм бәйрәме – юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - туган көнең белән котлыйбыз. Вакланмаган дистәләрне ваклап, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, дус-туганнар хөрмәтен тоеп озын-озак яшәргә язсын. Сиңа көтелмәгән яңа шатлыклар, хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек, хатын-кыз, ана бәхете телибез. Туганлык җепләре алга таба да шулай нык булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
50 яшь гомер чик түгел,
Әле алда таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
Гомерләрең озын булсын, туган,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә безнең өчен җирдә
Син бик якын , бик кадерле.
Хөрмәт белән - әниебез, туганнарың исеменнән Әминә.
Фото: http://www.64.mchs.gov.ru/news/detail.php?news=21752&print=Y
Нет комментариев