Апасның хөрмәтле остазы Фәһим Шагаев бүген 60 яшьлек олы юбилеен каршылый
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры, генерал Рафис Хәбибулин элеккеге укытучысы Фәһим Шагаев күкрәгенә «Россия башлангыч һөнәри белем бирү тармагына -70 ел» алтын күкрәк билгесен такканда болай диде:
-Беренче остазымның бу беренче хөкүмәт бүләге генә түгел инде. Яшьләргә һөнәр бирү, тормышка әзерләү өлкәсендәге уңышлары өчен ул 1986 елда СССР ның «Почет билгесе» орденына лаек булды. Фәһим Зыятдинович яшьләргә Апас көллиятендә укыганда, армиягә киткәндә беренче хәрби һөнәргә өйрәтүгә үзеннән зур һәм лаеклы өлеш кертә. Апаста бу эшне оештыру башында торучы әзерлекле, киң белемле шәхес һәм укытучыларның берсе буларак, Татарстан һәм Россия күләмендә дә мактаулы-аңа «Россия ДОСААФ оешмасына 85 ел», 2001 елда Россия Федерациясенең беренчел һөнәр бирү почетлы хезмәткәре дәрәҗәсе бирелү шуны тагын бер тапкыр ачык раслаучы зур бәя һәм хөрмәт билгесе. Тынгысыз, тырыш хезмәтегез өчен.зур рәхмәт сезгә!
3 январьда 60 яшьлеген каршылаучы юбиляр үзе тумышы белән Чүпрәленең җырларга кереп калган Олы Чынлы авылыннан. 1978 елда Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач яшь белгечне эшкә Апаска билгелиләр. 1 елдан соң-армия хезмәте. Солдат шинелен салгач, биредә үк эшен дәвам итә, директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ир һәм ата бәхетен дә биредә үк таба, Апас кызы Флера белән бик матур, үрнәк гаилә кора.
-Бик ипле, тормышта бер дә югалып кала торган түгел ул безнең,-ди бүген парлашып инде 32 ел бергә тормыш йөген тартучы хуҗабикә Флера.-Шөкер, 2 балабыз-Фәрит белән Алия бүген инде үзләре әти-әни булдылар. Кияү-киленебез Айгөл белән Динардан да бик уңдык, безне һәм кода-когыйларыбызны сөендереп 3 онык бүләк иттеләр.
35 ел балаларга белем биргән, һөнәргә өйрәткән Фәһим Шагаев матурлык, пөхтәлек ярата-элеккеге укучыларын барлап, уңышлары белән даими кызыксынып тора:
- Мин укыткан, аттестат-таныклык алучы егет-кызларның саны меңнәр белән исәпләнә. Элеккеге шәкертләрем белән очрашсак, яшьлек хатирәләренә кереп китәбез, укытучы өчен шатлыкның моннан да артыграгы юк,-ди ул тыйнак кына.
Нет комментариев