Каратун станциясендә яшәүче кадерле кешебез Тахаутдинова Суфия Хәсән кызына 55 яшь тулды
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул, бәрәкәтле тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә,
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Изге теләкләр белән - кызларың, кияүләрең, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев