Чурибураш авылы кызы, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче кадерле дустым Билалова Лилия Нәгыйм кызының бүген гомер бәйрәме – туган көне

Дустым! Сине чын күңелемнән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәм. Сиңа теләкләрнең иң изгесен телим. Сәламәт булып, гомерең буе тормыш иптәшең Данис белән тигезлектә, кызың Диләрәнең, тагын да туачак сабыйларыңның бәхетенә сөенеп, әти-әниең, туганнарыңның җылысын, дусларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын сиңа Ходай! Син моңа бик тә лаек. Бүген төзегән гаиләңдә дә, әти-әниең, туганнарың каршында да бик хөрмәтле син. Дусның да шатлыкны да борчуны да уртаклаша белүчесе, чыны, тугърысы син. Алга таба да дуслыкның кадерен белеп, аны бары саклап яшик!
Иң изге, иң якты теләкләр һәм олы рәхмәт белән дустың Ләлә. Бу теләкләргә минем тормыш иптәшем Алмаз һәм нәни улым Әмир дә кушылалар.
Нет комментариев