Бөтен җиһан ап-ак карга төренгән бер мизгелдә Югары Балтай авылында яшәүче кадерле әниебез Газимова Лилия Насых кызы үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый
Сөекле әниебез, дәү әниебез! Син яныбызда булганда дөньябыз ямьле, табыннар түгәрәк, яшәвебез матур. Безне һәрчак куандырып, шатландырып, озак еллар сау-сәламәт булып, кайгы күрми, әтиебез Хәйдәр белән тигезлектә, озын гомер кичерергә язсын сиңа Ходай.
Теләкләр күп: нәрсә теләсәң дә,
Саулык булсын, булсын иминлек.
Күңел тынычлыгы, шатлык булсын,
Бәхет килсә иде өелеп.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Чулпан-Ришат, Сиринә-Илһам, оныкларың Илшат, Алисә, Әдилә. Безнең теләкләргә әтиебез Хәйдәр һәм кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев