Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Карамасар авылында яшәүче кадерле әниебез Ибраһимова Зәйнәпкә 22 гыйнварда 85 яшь тула

22 января 2015, 05:37

628

0

0

Карамасар авылында яшәүче кадерле әниебез Ибраһимова Зәйнәпкә 22 гыйнварда 85 яшь тула

Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 85 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

Үги балалар диеп тормадың,

Дүрт баланы алдың куеныңа.

Тормыш агымына каршы йөзеп,

Бирешмәдең түздең барысына.

Үзенекен табып булды сигез балаң,

Тигез күреп, бирдең назыңны.

Хәзер әнкәй гөл-чәчәктәй яшә,

Ходай биргән гомер елыңны,

Чәчләреңә хәзер чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Изге теләкләр белән - улларың Рөстәм, Фәнис, киленең Резидә, кызларың Фәния, Зөлфия, оныкларың Илназ, Нияз, Гүзәл, Радик, Илфат, Илшат, оныкчыгың Азат, Урсак авылында яшәүче кызың Светлана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев