Шәмәк авылында яшәүче кадерле абыйларыбыз Шәфигуллин Мәсгут һәм Мәхмүт Газизулла улларына 25 гыйнварда 60 яшь тула
Кадерле абыйларыбыз! Сезне чын йөрәктән истәлекле юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкның көтмәгәндә килә торганын телибез. теләкләребез изге һәрвакытта ачык йөзле, киң күңелле, бәхетле, олы йөрәкле булыгыз. Мул тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, хезмәтегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып яшәргә язсын. киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Безгә кылган изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын.
Авырлыкны бергә күтәрегез,
Шатлыгын да бергә бүлегез.
Тапкан малыгыз булсын бәрәкәтле,
Рәхәтен дә бергә күрегез.
Сезне яратып, хөрмәт итеп - барлык туганнар исеменнән энегез Җәүдәт, тормыш иптәше Миләүшә. Бу теләкләргә безнең балалар һәм әниебез дә кушыла.
Фото:http://sayt-tsvety.cvety.homelinux.com/prodazha-tsvetov-svadebnaya-floristika-49.html
Нет комментариев