Апас авылында яшәүче туганыбыз Хилавиев Камил Әгъзам улына 19 февральдә 65 яшь тула
Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, балалар-оныклар шатлыгында кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлык килсә, бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән - Апастан Рәшит-Гөлфирә һәм балалар, Дәвештән Искәндәр-Рафия һәм балалар.
Нет комментариев