Апас авылында гомер итүче Гатиятуллин Фәнис Илдус улының һәм Мәдинә Мингази кызының язның беренче аенда күркәм бәйрәмнәре

Кадерлеләребез! Сезне 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь - ул әз әле!
Алда әле - күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле.
Гомерләрнең бу мизгеле,
Туктап бер җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Иң изге теләкләр белән - "АЛ-СУ" кибете коллективы.
Нет комментариев