Әҗем авылында яшәүче әтиебез Сәгытдинов Әнвәр Илдар улына 14 мартта 55 яшьле юбилеен каршылады

Кадерлебез! Сине чын йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Яшьли әтисез калып син бу тормышның ачысын-төчесен күп татыгансың. Һаман хезмәттә булдың, тырышлыгың белән безгә үрнәк, без синең белән чиксез горурланабыз. Эштән арып кайтсаң да син кулыңа гармуныңны алып оныкларыңның күңелен күрәсең, сәхнәләрдә чыгыш ясап авылдашларыңны ял иттерәсең. Әниебез белән тигезлектә, сәламәтлектә гомер ит, әтиебез. Без сине бик яратабыз.
Изге теләкләр белән - балаларың Гөлшат-Динар, Динар-Алинә, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Гөлнар, дәү әниләребез һәм Гөлзада апа да кушыла.
Нет комментариев