Апаста яшәүче кадерле кешебез – сөекле тормыш иптәшем, балаларымның газиз әтиләре Галимҗанов Камил Мөршит улының 14 апрельдә 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен яхшы киңәшче, үрнәк гаилә башлыгы. Ходай сине сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Гомерең озын булсын, аның һәр көне шатлык, бәхет, хезмәт уңышларың белән мөлдерәмә тулып торсын. Йөзең, мәгънәле сүзең безне тагын да күп еллар шатландырсын иде. Без сине бик яратабыз!
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Наилә, балаларыбыз Рамил, Альбина.
Нет комментариев