Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче Нәҗмеева Рузалия Рәвкать кызына 25 апрельдә 50 яшь тулды

27 апреля 2015, 05:59

630

0

0

Апаста яшәүче Нәҗмеева Рузалия Рәвкать кызына 25 апрельдә 50 яшь тулды

Кадерле сеңелебез! Сине чын йөрәктән гомер бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син - безнең өчен иң газиз һәм сөеклебез, киңәшчебез. Без синең тырыш, намуслы, кайгыртучан, мәрхәмәтле, киң күңелле, ярдәмчел, туган җанлы булуыңа чиксез сокланабыз. Кайчан килсәк тә, ачык йөзең, тәмле сыең белән каршы аласың. Нинди генә эшкә алынсаң да, барлык эшеңне җиренә җиткереп башкаруың, сиңа булган хөрмәтне тагын да арттыра. Сеңелебез! Сиңа иң мөһим - нык сәламәтлек телибез. Һәр яңа көн йортыгызга шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Кадерле тормыш иптәшең

Рамилне, ике күз нурың: киленең Резедә белән улың Рөстәмнең дә туган көннәре белән ихлас котлыйбыз. Гаиләгез белән апрель аенда тугангадыр, һәрберегезнең йөзләрегез ягымлы, кояш кебек көләч. Сезгә гаилә шатлыгында, тигезлектә, шатлыкта, һәрвакыт бердәмлектә яшәргә язсын Ходай. Бәхетле киләчәк телибез сезгә. Сеңелебез! Һәрчак бүгенгедәй олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә хөрмәткә, рәхәткә һәм рәхмәткә төренеп яшә.

Иң изге теләкләр белән, сине хөрмәт итеп, яратып - әниебез, тәти апаң гаиләсе, нәни апаң, балаларыбыз һәм оныкчыкларыбыз исеменнән алма апаң гаиләсе.

Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxc0s2WVVuX0Y1NFF4bHN6NE9OdGd6WVhiRGVFU0NQUDFwSnVwTWFxNjhZMUNzYkE2YUt1UTR0aW92MEJrU0JoT2VtMFgta181STVkUGltQW5PNnZGRXFhWUZCWU4zN2ZFNENzajZlY0ZGaW1JYTFDalRpQTUzS0pDTU51Z1FGSW9nQXdVSUJFNHNkakg2T1dVVWkweHZj&b64e=2&sign=e8c9535d85e3fc30d59ff0f5e07205cc&keyno=0

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев