Сатмыш авылында яшәүче Галиев Рафаэль Барый улының 2 май көнне күркәм юбилее – 55 яшьлеге
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш телибез. Авырлыклар алдында баш имичә, тормыш сынауларына бирешмичә, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, балаларыбызның һәм оныкларыбызның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсен иде Ходай. Һәр туган көнең шатлык-куанычлар, ак бәхетләр китерсен. Алга таба да бергә-бергә, дус-тату, матур яшәргә язсын.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып - тормыш иптәшең Гүзәлия һәм дә балалар.
Нет комментариев