Апаста яшәүче кадерле әниебез Кәлимуллина Зөлфия Һидият кызы 3 майда 60 яшьлек олы юбилеен каршылый

Кадерлебез! Син - тормышыбыз өлгесе, юлыбызны яктыртучы маяк, һәрчак ярдәмгә, киңәшкә ашыгучы олы йөрәкле, киң күңелле газиз кешебез. Олы юбилеең белән котлап, сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, балалар, оныклар игелеге телибез. Әтиебез белән тигезлектә, тормыш ямен тоеп, тагын да озак еллар яшәргә язсын сиңа.
Әни, җаным, бүген синең бәйрәм,
Ходаемнан сорыйм бер теләк:
Сәламәтлек бирсен сиңа Раббым,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Балаларың - Энҗе-Ранис, Миләүшә-Ришат, оныкларың Гүзәл, Сабир, Мәликә һәм әтиебез.
Нет комментариев