Янгелде авылында яшәүче Мифтахова Галимә Гаптелхәй кызының 15 майда туган көне 75 яшьлек юбилее
Әни! Сине чын күңелдән тәбрик итәбез. Туган көнең котлы булсын. Мөбәрәк булсын. Дөньялар тыныч булсын, имин булсын. Әни, син язның матур чәчәкле аенда дөньяга килгәнсең. Аллаһы Тәгаләнең иң изге теләкләрен телибез. Бәхетле картлык, саулык-сәламәтлек, газиз әтиебез белән кайгы-хәсрәтсез гомер кичерегез. Әни! Син изге күңелле кеше. Ходай сиңа гүзәл сыйфатлар биргән. 50 яшеңдә намазга бастың. Фермада эшләп, уразалар тоттың. Тәрәвихлар укыйсың, хаҗга бардың. Безгә дә догалар өйрәттең, иң изге теләкләр теләдең. Тормышта сабыр булырга өндәдең. Әни, сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән - газиз әтиебез Рәшит, балаларың, оныкларың Ришат-Алия, Гөлия-Илфат, Ләйсән-Илдус, Гөлназ-Салават, Айгөл, Алсу, Илзат, Инсаф, Мәдинә.
Нет комментариев