Әлмәндәрдә яшәүче Камалиев Рамил Шәрифулла улы күркәм юбилеен каршылый

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлектә, тигезлектә, балалар, оныклар сөенече күреп, дус-туганнар хөрмәте тоеп озын-озак гомер итүеңне телибез. Туганлык җепләре нык булсын, бергә-бергә яшәргә язсын. Шулай ук якын кешебез Камалиева Лилия Касыйм кызы да бу көннәрдә туган көнен билгеләп үтте.
Теләкләр күп: нәрсә теләсәң дә,
Саулык булсын, булсын иминлек.
Күңел тынычлыгы, шатлык булсын,
Бәхет килсен сезгә өелеп.
Иң изге теләкләр белән- Гобәйдуллиннар һәм Хәлиловлар гаиләләре.
Нет комментариев