Кече Күккүз авылында яшәүче кадерле, газиз әниебез, тормыш иптәшем Мөхәммәтгалиева Гөлназ Нәсих кызының 24 июльдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине туган көнең - күркәм юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне сиңа гына юллыйбыз. Әниебез! Синең туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын, һәрбер көнең кояш кебек якты, уй-теләкләрең киң булсын. Хезмәттәшләреңнең хөрмәте сүнмәсен. Синең өчен нинди генә теләкләр юлласак та аз булыр сыман. Бар яхшылыкларыңны гына җыйган олы йөрәгең, сабыр холкың, тырышлыгың һәм кайгыртучанлыгың өчен мең рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә биргән гомереңне авырмыйча, җан тынычлыгы белән, шатланып, бәхетле көннәр белән безнең хөрмәтне тоеп яшәсәң иде.
Эзләсәң дә табып булмый, әни,
Синең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә, бүләк итәр идек,
Һавадагы йолдыз-айларны.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Илгизәр, балаларың Илназ, Әлфия, Ләйсән, Инсаф. Бу теләкләргә әтиең, дәү әтиебез Нәсих та кушыла.
Нет комментариев