Дәвеш авылында яшәүче туганыбыз Хәсәнова Тәскирә Тәүфик кызының 18 октябрьдә 60 яшьлек олы юбилее

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән тәбриклибез. Саулык-сәламәтлектә, тигезлектә, балалар, оныклар сөенече күреп, дус-туганнар хөрмәте тоеп, озын-озак гомер итүеңне телибез. Туганлык җепләре нык булсын , бергә-бергә яшәргә язсын.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлык килсә, бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән - Казаннан Шәйхетдиновлар, Чаллыдан Закировлар, Апастан Мансурлар, Гәрәевләр гаиләләре һәм балалары. Бу теләкләргә әниебез Факия дә кушыла.
Нет комментариев