Апаста яшәүче кадерле туганыбыз Нәбиуллин Дамир Вазыйх улының 26 октябрьдә 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, шатлык-куанычлы имин көннәр телибез. Киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә, бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Тигезлектә, балаларыгызның куанычларын, рәхәтләрен күрергә язсын.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләреңдә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!
Иң изге теләкләр белән - апаң Дилә, энең, Марс-Рамилә, Эльвира, Марат. Бу теләкләргә әнкәй дә кушыла.
Нет комментариев