Апаста яшәүче Фәхретдинова Гөлфруз Гыйлаҗ кызының 1 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син тормышның баскычларын үтеп, 50 яшеңне тутырдың. 30 елдан артык "Кояшкай" балалар бакчасында эшлисең. Син үз бәхетеңне үзең тудырдың, аннан балаларыңа, оныгыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең өчен. Киләчәктә дә үз хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар тимәсен, күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, гаиләбезгә борчулар кермәсен. Сиңа Ходай күңел тынычлыгы, тән сихәте бирсен.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Марсель-Алинә, Азат, оныгың Мәликә исеменнән - тормыш иптәшең Марат.
Нет комментариев