Урта Балтайда яшәүче кадерле әниебез Хисамова Рузалия Кәрим кызы 10 ноябрьдә гомер бәйрәмен билгели
Кадерлебез! Син безнең якты кояшыбыз, таянычыбыз, киңәшчебез, туры юл күрсәтүчебез. Син булганда өебез нурлы, ашларыбыз тәмле, һәр көнебез бәйрәмгә тиң. Балаларыбыз өчен дә син икенче әни, ягымлы дәү әни. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Сөеклебез, туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән, тигезлектә, безнең игелекләрне күреп озын-озак гомер итәргә язсын.
Әни, җаным, бүген синең бәйрәм,
Ходаемнан сорыйм бер теләк:
Сәламәтлек бирсен сиңа Раббым,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән - балаларың Рамил-Ландыш, Илнар-Миләүшә, оныкларың Диләрә, Регина, Ралина, Шамил һәм әтиебез Илгиз.
Нет комментариев