Кызыл-Тау авылында туып, бүгенге көндә Каратун станциясендә гомер итүче кадерле әтиебез Гафаров Рөстәм Сафиулла улы 20 нче ноябрьдә үзенең гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле әтиебез! Тормышның ямен, эшнең тәмен аңларга өйрәткән газиз кешебез! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең - туган көнең белән котлыйбыз. Ярты гасырлык җитәкчелек хезмәте күтәргән иңнәреңдә - тормыш тәҗрибәсе. Бүген дә син, иң кадерле кешебез, олысына да, кечесенә дә абруйлы киңәшче. Бар яктан да үрнәк син безгә әти! Биргән төпле киңәшләрең, авыр тоелган эшләрдә булышканың, кирәк чакта сабыр да таләпчән дә була белгәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, якыннарың, туганнарың белән бәхетле көннәрдә үткәрергә язсын. Туар таңнар бары шатлык-куанычлар алып килсен.
Туган көнең белән котлап бүген
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай
Яшә, әти, һәрчак яшь сыман.
Көн дә сине котлап кояш чыксын,
Сине котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Калган еллар имин үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән - Рәис-Гөлнара, Гөлчәчәк, Ландыш, Ралина. Бу теләкләргә кодагыең да кушыла.
Нет комментариев