Апас авылында яшәүче хезмәттәшебез Закирова Люция Фоат кызына 27 ноябрьдә 50 яшь тула

Люция Фоатовна! Сезне ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез авыр, мактаулы, игелекле һөнәр иясе, дистә еллар намус белән эшләп райондашлар хөрмәтен яуладыгыз. Сезне олысы-кечесе ихтирам итә. Ходай сезне саулыктан, балалар, оныклар игелегеннән аермасын. Хезмәтегездә уңышларга ирешеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә, бергә-бергә эшләргә насыйп булсын. Юбилеегыз мөбарәк-табыннарыгыз түгәрәк булсын!
Изге теләкләр белән - үзәк шифаханәнең теш поликлиникасы коллективы, профсоюз оешмасы.
Нет комментариев