Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Чурибураш авылында яшәүче хөрмәтле Хисамова Дания Хөснулла кызының 1 гыйнварда олы юбилее!

01 января 2016, 06:16

667

0

0

Чурибураш авылында яшәүче хөрмәтле Хисамова Дания Хөснулла кызының 1 гыйнварда олы юбилее!

Сезне олы юбилеегыз белән котлап, иң изге , якты , матур теләкләребезне юллыйбыз! Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сезне кояш белән тиңлибез. Чынлап та, сезнең белән аралашкан һәр кеше йөзегездән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, табиб булуыгыз сез туганчы холкыгызга салынгандыр. Сез шуны тормышыгызда сизеп-тоеп бик уңышлы кулланып бүгенге көндә хөрмәтле, кадерле кешегә әверелдегез. Ул гына да түгел, сездән бөркелгән позитив нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя. Һәрчак шушылай көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын һәм бәхетле булсын. Алгы көннәрегез дә шатлыкта, куанычта, дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә тынычлыкта бары тик шатлыклы мизгелләрне генә күреп, без коллегаларагызның хөрмәтен тоеп яшәргә язсын

Мәрхәмәтле һөнәрләрнең берсе - табиблык эше.
Юбиляр дус! Сез күпләргә саулык өләшкән кеше.

Гомер буе Сез саваплы эшне гамәл иткәнсез.
Игелекле эш кылганга, күркәм, гүзәл икәнсез.

Шәфкатьлелек һәм изгелек бизи Сезнең күңелне.
Халык сезгә бик рәхмәтле, шул - зур бәхет түгелме?

Дусларны дус, туганнарны, якын туган итәсез.
Бик күпләргә үрнәк булып, гомер юлын үтәсез.

Сокланабыз Сезгә карап, күзләр генә тимәсен.
Чын күңелдән тәбриклибез күркәм юбилей белән.

Һаман шулай, бүгенгечә, шатлык белән яшәгез.
Күңел тынычлыгы бирсен Сезгә изге эшегез.

Олы хөрмәт белән - балалар шифаханәсе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев