Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Танай-Турай авылында яшәүче кадерле әниебез Тимергалиева Дания Миннулла кызы 12 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп уза

12 января 2016, 05:36

484

0

0

Танай-Турай авылында яшәүче кадерле әниебез Тимергалиева Дания Миннулла кызы 12 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән җан иңдерүче әни! Алланың мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без балаларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез.

Әни диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда,

Шатлыкларың булса, уртак була,

Кайгыларың булса, югала.

Уйлама әле картаям дип,

Шат, көләч бул, сүнмә-сүрелмә,

Кадер-хөрмәт күреп, үтсен гомерләрең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән - барлык балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев