Апаста яшәүче Сибгатуллова Рәйхана Шәһит кызының 2 февральдә юбилее

Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз! Әниебез, Сиңа 55 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп безне сөеп үстердең! Үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү өчен безгө көч бирдең! Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә яшәгез. Барлык кылган изгелекләрегез, ярдәмнәрегез, балаларыбыз дип озелеп яшәгәнегез өчен сезнең алда баш иябез!!! Озын гомер сезгә теләгәндә Амин диеп торсын иде ходаем фәрештә.
Яныбызда мәңге яшә, әни
Син булганга без бик бәхетле.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез
Син бит безгә бик тә кадерле.
Без телибез сиңа якты көннәр,
Ак хәтфәдән торсын юлларың.
Телибез сиңа бар җиханның ямен,
Гомерләрнең иң-иң озынын.
Әни, бәгъребез, сиңа тиңләшерлек
Берни дә юк якты дөньяда.
Бәхет-шатлык куанычлар белән
Яшә әле тагын, тагын да!
Синең белән яшәвебез рәхәт,
Син бит безгә олы юаныч.
Балаларың, оныкларың сиңа
Китерсеннәр бары куаныч.
Балаларың Радик-Алсу, Илнур, оныгың Айзилә, безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла!
Нет комментариев