Апаста яшәүче хезмәттәшебез Дәүләтшина Миләүшә Әюп кызының 5 февральдә олы юбилее
Хөрмәтле Миләүшә Әюповна! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүеңне телибез. Сәламәт бул, тигез, матур тормышыңнан ямь табып, күңел күтәренкелеге белән яшә.
Тормыш күгең һәрчак аяз булсын,
Очрамасын алда киртәләр.
Бәхет-шатлык, куанычлар гына
Алып килсен туар иртәләр.
Хөрмәт белән - "АК БАРС" БАНК коллективы исеменнән Нигъмәтҗанов Ильдар.
Нет комментариев