Апаста яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Вафин Ринат Әхмәтнур улының 17 февральдә күркәм юбилее
Кадерлебез! Сине ихластан бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа ак бәхетләр, тән сихәте, тынычлык телибез. Тагын безнең белән бергә исәнлектә яшәргә язсын. Син безнең өчен бик кадерле, газизләрдән-газиз яраткан әтиебез, дәү әтиебез.
Котлы булсын туган көнең,
Бәхетләргә яшә күмелеп,
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Сәламәтлек бирсен иң элек.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Галия, кызларың Динара, Айгөл, киявең Айрат, оныгың Дамир.
Нет комментариев