Н.П. Ишеево авылында яшәүче туганыбыз Мөхәммәтов Хәйдәр Самат улының 28 февральдә олуг юбилее

Кадерле туганыбыз! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Әминә белән тигезлектә, балаларыңның уңышларына сөенеп, рәхәтләрен күрергә язсын.
Бәхет чишмәләрең тулып торсын,
Имин булсын килер көннәрең.
Яннарыңда булсын туганнарың,
Балаларың тормыш гөлләрең.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлыкларны бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Изге теләкләр белән - Каратуннан һәм Свияжный бистәсеннән Мостафиннар, Мәскәү шәһәреннән Арслановлар, авылдан Биктаһировлар һәм Мөхәммәтовлар гаиләсе.
Нет комментариев