Свияжский бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Шаһиев Мөнир Шәһәртдин улы 2 мартта 60 яшьлек юбилеен каршылый
Бүген синең юбилеең,әти!
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларың күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Дөньядагы иң изге теләкләр белән - балаларың Айдар-Лилия, Илдар-Ләйлә, сине чиксез яратучы оныкларың Әдилә, Линара, Ясминә, Булат, безнең теләкләргә әниебез Алсу да кушыла.
Нет комментариев