Апаста яшәүче кадерле, газиз, сөекле әниебез Мөхәммәтҗанова Зәйнәп Шәхертдин кызының 8 мартта - 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез

1941 елның кояшлы март аенда дөньяга килгәнсең. Сугыштан соңгы авыр елларда бала чагың узган. Шул авырлыкларны үз җилкәңдә күтәргәнсең. Тырышлыгың белән укып белем алгансың. Безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр итеп дөньяга 5 бала бүләк иткәнсең син. Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда әнкәй син бар. Кадерле газиз әтиебез 10 ел элек арабыздан китеп барды. Без әтиебезне бик юксынабыз, бик сагынабыз. Әмма тормыш дәвам итә. Без бу өйгә тормыш мәшәкатьләреннән беразга гына булса арыныр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчеә, әнкәебезнең җылы кочагына җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласың, борчылып озатасың. Кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт туган йортыбызда, синен янда әнкәебез.
Гомерең буе авыр һәм җаваплы хезмәттә булып бар кешеләргә үрнәк булгансың. Балаларыңны да шуна өйрәткәнсең. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезнедә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез. Кеше арасында ким-хуритмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел, тырыш, эшчэн булырга өйрәттегез.
Бүген сиңа 75 яшь тулды. Син безнең өчен һаман япь-яшь. Әнкәй! Син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Синең безнен өчен булган игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчендә рәхмәт сиңа, әнкәй! Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә! Безнең туган йортыбызның яме бит син энкэебез!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Чын йөрәктән чыккан изге теләкләрне теләп балаларың Гөльшат, Гөльнара-Фәнис, Ландыш- Рәис, Лилия-Ирек, Рөстәм -Миляушә, оныкларың Гөльназ, Роза, Рәмис, Диляра, Ильдар, Фаиль һәм оныкчыгың Әмирхан.
Нет комментариев