Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апаста яшәүче тормыш иптәшем Фәхретдинов Илгизәр Вәкил улының туган көне

11 марта 2016, 05:08

698

0

0

Апаста яшәүче тормыш иптәшем Фәхретдинов Илгизәр Вәкил улының туган көне

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Син сабыр холыклы, мәрхәмәтле, үз бәхетеңне үзең тудырып, миңа, балаларга, туганнарга да өлеш чыгарасың, акыллы киңәшләреңне бирәсең. Рәхмәт сиңа. Алдагы көннәрдә дә пар канатлар булып, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, сәламәтлектә гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың.

Кочак-кочак бетмәс куанычлар

Төяп килсен туар таңнарың.

Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Кафия, балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев