Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Пучинкәсе авылында гомер итүче Вәлиева Сәрия Госман кызы шушы көннәрдә 50яшьлек юбилеен билгеләп үтә

14 марта 2016, 05:30

596

0

0

Татар Пучинкәсе авылында гомер итүче Вәлиева Сәрия Госман кызы шушы көннәрдә 50яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кадерле әниебез, сөекле дәү әниебез!Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, матур, тигез тормыш телибез! Әниебез, син безнең өчен hәрчак олы җанлы, туры юл күрсәтүче, гадел, киң күңелле, сабыр да, таләпчән дә була белдең. Син бит әни өебезнең яме, hәрчак кояш кебек балкып, елмаеп тирә-юньгә шатлык сибәсең! Алдагы көннәреңдә балаларыңның игелеген тоеп, әти белән тигезлектә, пар канатлар булып, безне сөендереп яшәргә язсын Ходай!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Фәрит, балаларың Рамилә-Раил, Рамил-Лилия, Рафиль, оныкларың Раниль, Илназ, Зарина, Эльвина

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев