Карамасарда яшәүче Миннуллин Гыйлаҗ Шәрәфи улының 15 мартта 90 яшьлек юбилее иде
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, гомернең озынын, бәхетнең зурысын телибез. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тигезлектә, мул тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Юбилеең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев